Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия сегодня» агентлыгында «Татар-информ»ның үсеш өчен потенциалын билгеләп үттеләр
«Татар-информ»ның Дзен мәгълүматлары буенча гаммәви мәгълүмат чаралары федераль рейтингына эләгүе агентлыкның Татарстандагы көчле позицияләре һәм киләчәктә үсеш потенциалы булуы турында сөйли, диде «Татар-информ»га «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррир урынбасары Дмитрий Горностаев.
«Әлбәттә, бу позиция нык тәэсир итә һәм, аңлавымча, сезнең республикада лидерлыкны күрсәтә. Бу, әлбәттә, бик яхшы. Татарстанда гаммәви мәгълүмат чараларының шактый алга киткән системасын исәпкә алып, сез алга таба да хәрәкәт итә алыр идегез дип саныйм. Һәм ышанам ки, моның өчен федераль рейтингта позицияләрне яхшырту өчен барлык нигезләр дә бар», – дип хәбәр итте Горностаев.
«Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире урынбасары фикеренчә, төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының федераль рейтингка эләгүе инде үзе үк әһәмиятле казаныш булып тора.
«Сезнең потенциалыгыз бар», – дип саный Горностаев.
Ул абруйлы рейтинглар, шул исәптән Дзен һәм Mediascope проекты, төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чараларын үз позицияләрен яхшыртыррга этәрә дип ышана. Моның өчен, аның сүзләренчә, контентның сыйфатын яхшыртырга, аудитория белән эшләргә, мәгълүматны таратуның яңа ысулларын үзләштерергә һәм социаль челтәрләр белән эшләүне активлаштырырга кирәк.
«Шулай булгач, рейтинг - гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүнең мөһим алымы», - дип сүзен төгәлләде «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррир урынбасары.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз