Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендә 25 машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Пенза өлкәсендә Пенза-Тамбов трассасында 25 автомобиль катнашында авария булган. Бу хакта «Российская газета» яза.
ЮХИДИ идарәсендә аңлатуларынча, авария федераль трассаның 271нче чакрымында килеп чыккан. Юлда 20дән артык автомобиль бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, корбаннар юк, шулай да биш кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта авария урынында полиция хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана.
Mash Telegram-каналы билгеләп үткәнчә, авариядә 25ләп машина бәрелешкән, моның сәбәбе – төбәктә котырган көчле буран.
Буран аркасында ведомство Тамбов-Пенза трассасының ике участогында йөк һәм пассажир транспорты хәрәкәтен чикләргә карар кылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз