Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районында татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды
Татарстанның Менделеевск районы Татар Чаллысы мәктәбендә татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды. Чарада катнашучыларны «Юнармия» һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары татар телендә сәламләде. Шулай ук чарага җыелган кешеләргә Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова мөрәҗәгать итте, ә мәктәп директоры Татьяна Сандакова татар теле укытучыларын чара программасы белән таныштырды.
Татар Чаллысы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 43 ел стажы булган педагог Светлана Ситдыйкова VI сыйныфта татар теленнән ачык дәрес үткәрде. Кунаклар, татар теле күбесенең туган теле булмаса да, укучыларның биремнәрне яхшы үтәвен, укытучының системалы эше күренеп торуын билгеләп үтте.
Дәрестән соң чарада катнашучылар өчен белем бирү учреждениесе буенча экскурсия оештырылды. I-IX сыйныф укучылары катнашында концерт булды. Концертта рус һәм татар телләрендә башкарылган номерлар, шулай ук җырлар, шигырьләр, биюләр, танылган телетапшырулар үрнәгендә ясалган видеофрагментлар тәкъдим ителде.
Эшлекле киңәшмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эш планын тикшерү белән тәмамланды. Берләшмә җитәкчесе Эльмира Гыйльфанова утырышка йомгак ясады һәм катнашучыларга сертификатлар тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз