news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида «Камашево» пейзаж паркын төзекләндерү тәмамланды

Менделеевскида «Камашево» пейзаж паркын төзекләндерү тәмамланды

Менделеевск шәһәрендә «Камашево» пейзаж паркын төзекләндерү эшләре тәмамланды. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ушковлар йорты, шәһәр хастаханәсе һәм «Химик» стадионы тарихы белән бәйле территориядә гаилә белән ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм мәдәни вакыйгалар үткәрү өчен яңа киңлекләр барлыкка килде, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Элеккеге стадион урынында төзелгән паркны тәртипкә китерүнең беренче этабы 2025 елда ук тәмамланган иде. Ул территорияне яшелләндерүне, юллар һәм ял зоналары булдыруны үз эченә алды.

Төзекләндерүнең икенче чираты бирегә килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен видеокамералар урнаштыру, инженерлык челтәрләре үткәрү, җәяүлеләр юлларын тәртипкә китерүне дәвам итү һәм барлык яшьтәге кешеләрнең актив ялы өчен спорт мәйданчыгы булдыруны күздә тотты.

Гомуми мәйданы бер гектардан артык булган территорияне үзгәртеп кору «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында алып барылды. Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешүнең һәм илнең 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп алымнарыннан берсе булып тора.

Фотоларны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot