Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сирена яңгыраганда нәрсә эшләргә икәнен искәрттеләр
Татарстан халкына сирена тавышы яңгыраганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» сигналы мөһим мәгълүматка игътибарны җәлеп итү өчен кулланыла. Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка хәбәр итү чараларының өзек-өзек кычкыртулары ярдәмендә тапшырылырга мөмкин.
Сирена яңгыраганда тавыш көчәйткечләр аша сигнал бирүнең сәбәбен аңлатуларын көтәргә яки ашыгыч хәбәр тыңлау өчен телевизор һәм радионы кабызырга кирәк. Анда килеп туган вазгыять, иминлек чаралары һәм гамәлләр тәртибе турында сөйләячәкләр. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Шулай ук смартфонга Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасыннан хәбәр килгәнме-юкмы икәнен һәм «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасының хәбәрен тикшерегез.
Инструкцияләр нигезендә эш итәргә, шулай ук алар турында якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга сөйләргә киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз