news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында иртәгә төнлә һәм көндез көчле җил турында кисәттеләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын иртәгә төнлә һәм көндез көчле җил булачагы турында кисәттеләр.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 май кичендә, шулай ук төнлә һәм 7 майда көндез Татарстанда көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә. Моннан тыш, 6 май кичендә Казанда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый һава шартларында мөмкин булганча өйдә калырга һәм балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итәләр. Автомобильләрне реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында калдырмаска кирәк. Шулай ук йорт диварларына да ышыкланырга ярамый, чөнки көчле җил түбәне каерып ташларга мөмкин. Шәхси йортларның ишегалларында конструкцияләрнең тотрыклылыгын тикшерергә, шулай ук балконнардан һәм лоджияләрдән начар беркетелгән әйберләрне алырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot