news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә көтелгән көчле җил, яшенле яңгыр турында кисәтте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә көтелгән көчле җил, яшенле яңгыр турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда иртәгә, 6 сентябрьдә, төнлә һәм көндез урыны белән тизлеге секундына 20 метрга җиткән көчле җил, шулай ук яшенле яңгыр көтелә.

Һава торышы начараюга бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сак булырга һәм реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәләр.

«Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – дип искәртәләр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot