news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, бозлавык вакытында иминлек чараларын искәртте

20 ноябрьгә каршы төндә, шулай ук иртән һәм көндез Татарстанда урыны белән тизлеге секундына 16 метрга кадәр җиткән көчле җил, шулай ук юлларда бозлавык көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге уңайдан иминлек чаралары турында искәртә.

«Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә кирәк. Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot