news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран, бозлавык вакытында иминлек кагыйдәләрен искәртте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларга буран, бозлавык һәм бозлы яңгыр вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр.

Ведомствода урамда уяу булырга, шулай ук җәяүлеләр кичүе аша гына юл аркылы чыгарга киңәш итәләр. Ашыгыч хәл килеп туган очракта 112 номерын җыярга кирәк.

Искәртеп үтәбез, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 15 февральдә республика территориясендә урыны белән буран, күз күременең начараюы, тизлеге 15-17 метрга җиткән көчле җил, бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot