Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр вакытында иминлек чаралары турында искәртте
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 23 июльдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, урамда агачларны һәм начар ныгытылган корылмаларны әйләнеп узарга кирәк, шулай ук автомобильне алар янында калдырмавың хәерле. Моннан тыш, электр объектларына — өзелгән чыбыкларга, электр тапшыру линияләренә һәм башкаларга якын килергә ярамый.
Ашыгыч хәлләр килеп туганда 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз