Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX мессенджерында 7 миллион чит ил кулланучысы теркәлгән
MAX мессенджерында ел башыннан алып 7 миллион чит ил кулланучысы теркәлгән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Платформа мәгълүматлары буенча, чит ил кулланучылары миллиардтан артык хәбәр җибәргән һәм 220 миллион тапкыр шалтыраткан. Үзбәкстан, Белоруссия һәм Казахстан халкы аеруча актив теркәлә.
Мессенджерда 40 илнең гражданнары теркәлә ала. БДБ илләрендә яшәүче кулланучылар өчен шалтырату һәм хәбәрләр алмашу мөмкинлеге узган елның ноябрендә ачылган иде, ә 2026 елның мартыннан Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләрендәге кулланучылар өчен шундый мөмкинлек барлыкка килде.
Апрель башына MAX мессенджерында теркәлгән кулланучыларның гомуми саны 110 миллионга җиткән, шул ук вакытта көндәлек аудитория 80 миллион кешедән артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз