Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш хастаханәсендә махсус операция хәрбиләренең әниләрен һәм хатыннарын котладылар
Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашу булды. Тантаналы очрашу күптән түгел капиталь ремонтланган банкет залында узды.
Махсус хәоперациядә катнашучы ун хәрбинең хастаханәнә хезмәткәрләренең туганнары булуы вакыйганың әһәмиятен тагын да арттырды. Шул ук вакытта, аларның дүртесе күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Фотоны Лилия Шәймәрданова тәкъдим итте
Очрашуга чакырылган хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән хастаханәнең баш табибы Руслан Гарипов һәм учреждениенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лилия Сәгъдиева котлады.
«Бу изге Рамазан аенда һәм ураза вакытында безнең иң изге теләкләребез һичшиксез чынга ашсын. Сезгә сәламәтлек һәм кадерле кешеләрегезнең Җиңү белән тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуын телим», — дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга Руслан Гарипов, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген искәртеп.
Лилия Сәгъдиева хатын-кызларга нык сәламәтлек, рухи көч һәм сабырлык теләде.
Чакырылган кунаклар исеменнән фельдшер Тамара Крешкова чыгыш ясады. Ул медицина учреждениесе җитәкчелегенә игътибарлар һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Фотоны Лилия Шәймәрданова тәкъдим итте
Очрашу азагында кунаклар өчен чәй мәҗлесе оештырылды, шулай ук хастаханә администрациясе һәм профсоюз комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Материал Лилия Шәймәрданова катнашында әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз