Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Май бәйрәмнәрендә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән режимда эшләячәк
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе май бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау һәм булдырмауга аерым игътибар бирәчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, республика районнарында махсус чаралар узачак, шул исәптән машина йөртүчеләрнең аекмы-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр.
Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен һәм иминлек чараларын үтәү, шулай ук балаларны махсус креслода йөртү кирәклеге турында искәртә. Моннан тыш, исерек хәлдә рульгә утыруның аяныч нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз