Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Җәмигъ мәчетендә Имамнар советының чираттагы җыелышы булды
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте
Луганск шәһәре Җәмигъ мәчетендә Имамнар советының чираттагы җыелышы булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәд Исмаил Гамбәров рәислегендәге чарада җәмгыятьнең рухи тормышы һәм үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Имамнарның квалификациясен күтәрү, яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын һәм алымнарын ачыклау, шулай ук якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеген оештыру һәм камилләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены оешуга 10 ел тулуны һәм Рабигыль-әүвәл ае якынлашуны бәйрәм итү кысаларында булачак чаралар турында да фикер алыштылар.
Моннан тыш, җыелышта узган ел йомгаклары буенча фикер алышу, ирешелгән максатларны анализлау һәм алдагы планнарны билгеләүгә дә шактый урын бирелде. Имамнар командасы киләчәктә республиканың мөселман җәмгыятендә дини белем бирүне һәм дин тотучыларга ярдәм күрсәтүне тагын да активлаштыруны максат итеп куя.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз