news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск Халык Республикасында чираттагы ифтар мәҗлесе узды

Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәд Исмаил җитәкчелегендәге Луганск делегациясе катнашында Брянка шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара, төбәкара багланышларны ныгытып һәм бергәлекләр арасында рухи, мәдәни багланышларны үстерүгә ярдәм итеп, җылы һәм дустанә атмосферада узды.

«Рамазан – зур рухи байлык һәм савап белән тулы ай, мөмкинлекләр ае, без ул мөмкинлекне һич тә кулдан ычкындырмаска тиеш. Рамазан аенда изге эшләрнең савабы күп тапкырлар арта», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot