Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Халык Республикасында Украина һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, берсе үлгән
Луганск Халык Республикасында Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Леонид Пасечник социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Украина Кораллы көчләре тыныч гражданнарга каршы террорчылык гамәлләрен дәвам итә. Республиканың җиде муниципалитетында шәхси йортларга һәм автомобильләргә һөҗүм ясалган. Кызганычка күрә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр бар», - дип язган Пасечник социаль челтәрләрдә.
Әйтик, пилотсыз очкыч «Газель» автомобиленә һөҗүм иткән. 62 яшьлек ир-ат яраланган, 35 яшьлек улы һәлак булган. Моннан тыш, Старобельск округында пилотсыз очкычлар - җиңел автомобильгә, Лисичанскида коммуналь хезмәт машинасына һөҗүм иткән - бу очракларда дүрт кеше зыян күргән.
«Северодонецк һәм Краснодонск муниципаль округында да җиңел автомобильләр пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган. Украина Кораллы көчләре Первомайскида – бульдозерга, Старобельск муниципаль округының Кременная шәһәренә һәм Лиман авылындагы шәхси йортларга һөҗүм иткән. Бәхеткә, бу очракларда корбаннар булмады», - дип өстәде Луганск Халык Республикасы башлыгы.
Барлык яралыларга да медицина ярдәме күрсәтелә. Урыннарда оператив хезмәтләр эшли, ә Россия Тикшерү комитетының Луганск Халык Республикасы буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре дошман һөҗүмнәренең нәтиҗәләрен терки.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз