Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вәлиулла Якупов китаплары мәгънә ягыннан елдан-ел көчәя барды – Габдулла Әдһәмов
Бүген Вәлиулла Якуповның вафат булуына 5 ел.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 19 июль көнне, Вәлиулла хәзрәт Якуповның вафат булуына 5 ел. Шул уңайдан дин һәм җәмәгать әһелләре Вәлиулла хәзрәт Якупов каберен зыярәт кылды.
Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов Вәлиулла Якуповның үз эшчәнлегендә зур урын тотуын билгеләде.
“Мин Вәлиулла хәзрәт Якупов булдырган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладым. Укыган вакытта, Вәлиулла хәзрәт миңа анда эшли башларга да мөмкинчелек бирде. Бу миңа тәҗрибә тупларга яхшы җирлек булды. Аннан соң да без аның белән гел хезмәттәшлектә булдык. Бергә китаплар тәрҗемә иттек, аларны бастырдык. Аспирантурага керергә дә бик зур ярдәм итте. Вәлиулла хәзрәт эшләгән соңгы елларда да ул - Диния нәзарәтендә уку бүлегенең җитәкчесе, мин беренче урынбасар буларак аның белән бергә хезмәттәшлек иттек”.
Габдулла Әдһәмов: “Вәлиулла Якуповның Ислам дөньясына керткән өлешен бәяләп бетереп булмый, чөнки 90 нчы елларда ул китаплар бастырып, халыкка дин нурын тарата башлады. Аның китапларын бердәнбер генә дип санамасам да, халык алардан файдалана алды. Халыкны, акрынлап, дингә җәлеп итү фикере аркылы хәзрәт елдан-ел эчтәлеклерәк китаплар бастырды. Баштагы китаплары догалар, хәдисләр җыентыгы булса, ахырга таба галимнәрнең әсәрләрен нәшер итә башлады. Әйтүвемчә, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә дөнья күргән китаплар мәгънә ягыннан көчәя, катлаулана гына барды”, - дип, “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
Белешмә: Валиулла хәзрәт Якупов - 1992-1993 елларда Казанның Апанай мәчете имамы, 1993-1996 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры, 1997-2012 елларда - Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Җәмәгать эшлеклесе, галим, мәгърифәтче буларак дин тарихына кергән шәхес.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз