Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вәлиулла Ягъкуб: хәзерге вакытта мөселман хәйриясенең примитив төрләре генә сакланды
Вәлиулла Ягъкуб: хәзерге вакытта мөселман хәйриясенең примитив төрләре генә сакланды
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арслан Минвәлиев). Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының конференцияләр залында «Ислам һәм хәйрия» дип аталган фәнни-тикшеренү семинары узды. Чараны «Ватаным» коммерциясез ширкәте оештырды. Утырышта Татарстан галимнәре һәм мөселман дине әһелләре катнашты.
Семинар барышында катнашучылар ике доклад буенча фикер алышты. «Россиянең татар буржуазиясе һәм XIX гасырның икенче яртысы- XX гасыр башында традицион мөселман хәйрия эшчәнлегенең трансформациясе» докладын ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәре Радик Салихов тәкъдим итте. Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның чыгышы хәзерге вакытта Татарстанда мөселман хәйрия эшчәнлегенә багышланды.
Радик Салихов «Казан шәһәренең ярлы мөселманнарына ярдәм җәмгыяте» дип аталган хәйрия структурасының уникаль тәҗрибәсе турында сөйләде. Җәмгыять шәһәр эшкуарларының (татарлардан тыш, руслар да булган) иганәләре хисабына эшләгән. Ул эшкә урнаштыру, йорт-куралары янган һәм ач кешеләргә ярдәм итү, калада үзләренә урын таба алмаган мигрантларны кайтару өчен акча бүлеп бирү, ярлы мөселманнарны күмү вазифаларын башкарган. Җәмгыятьнең гарипләр йорты, приюты, ирләр һәм хатын-кызлар өчен татар-рус училищесы булган.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуб тыңлаучыларга заманча мөселман меценатлыгы торышына үз карашын белдерде. Хәзрәт фикеренчә, хәзерге җәмгыятьтә хәйриянең үтә примитив төре – сәдакә яки хәер генә сакланган. Ул шулай ук көнбатыш илләрендә булган волонтер ярдәме тәҗрибәсен кулланырга чакырды.
Хәйрия эшендә иң беренче адымнарның берсе дип, Вәлиулла хәзрәт республика мәдрәсәләре өчен гошер җыюны әйтте. Өченче ел рәттән кайбер авыл районнарында октябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә җирле халык мәчеткә ризыклар белән иганәләрен илтә. Агымдагы елдан башлап зәкятне «Ак барс» һәм Татфондбанк аша күчерергә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз