Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: «Мөфтиятләрне берләштерү мәсьәләсендә ашыгырга кирәкми»
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: «Мөфтиятләрне берләштерү мәсьәләсендә ашыгырга кирәкми»
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Бүген «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб катнашында матбугат конференциясе булды. Конференциядә сүз Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең Россия Федерациясендәге мөфтиятләрне берләштерү һәм мөселманнар өчен вице-президент вазыйфасын булдыру уңаеннан ясаган рәсми мөрәҗәгате хакында барды.
«Бу мәсьәләдә мин Равил хәзрәт Гайнетдиннең фикерләре белән килешеп бетмим, - диде Вәлиулла хәзрәт. – Безне, дин әһелләрен, беренче нәүбәттә Россия Федерациясендә яшәүче мөселманнарны берләштерү проблемасы борчый. Белгәнебезчә, 1992 елда СССРның Ауропа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте күп кенә вак өлешләргә таркалды. 90 нчы еллар башында Россиядә мөфтиятләрнең саны 40 ка җитте. Бүгенге көндә Россиядә ике төп дини үзәк яшәп килә: Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Мөфтиләр шурасы һәм башында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин торган Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте. Минем карашымча, мөфтиятләрне берләштерү мәсьәләсендә ашыгырга кирәкми».
Матбугат конференциясендә шулай ук әле күптән түгел генә юл фаҗигасенә очраган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый хакында да сүз булды. «Без аның белән даими элемтәдә, телефоннан шалтыратышып торабыз, - диде Вәлиулла хәзрәт. – Мөфтинең хәле яхшыруга таба бара. Иншалла, ул якын көннәрдә сәламәтләнеп чыгар, үз вазыйфаларына керешер дип өметләнәм».
Вәлиулла хәзрәт бүген кичке сәгать 6 да К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында танылган дин белгече, озак еллар Мәрҗани мәчетендә имам булып торган, күп кенә дин әһелләре әзерләгән Габделхәбир хәзрәт Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булачагын да искәртте. Матбугат очрашуында 27 сентябрьдә Чистай шәһәрендә узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленумы, якынлашып килүче изге Рамазан ае хакында да сүз булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз