Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вәлиулла хәзрәт: «Коръәннең яңа басмаларын нәшер итүгә әзерләүне контрольдә тотучы органнар оештырырга кирәк»
Вәлиулла хәзрәт: «Коръәннең яңа басмаларын нәшер итүгә әзерләүне контрольдә тотучы органнар оештырырга кирәк»
(Казан, 24 декабрь, «Татар–информ», Виктор Смирнов). Төркия мисалында безгә дә Коръәннең һәм дини эчтәлектәге китапларның яңа басмаларын нәшер итүгә әзерләүне контрольдә тотучы органнар оештырырга кирәк, дип белдерде Төркия Республикасыннан 10 көнлек сәяхәттән кайткан ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб.
Төркиядә Вәлиулла хәзрәт һәм Диния нәзарәте Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, килешү нигезендә, Төркиянең Дин эшләре идарәсе эшчәнлеген өйрәнгән. Вәлиулла хәзрәт Идарәнең уңай тәҗрибәсе сыйфатында кадрлар күчешен билгеләп үтте, бу, үз чиратында, персонал үсешенә этәргеч ясый. Идарә структурасында Коръәннең яңа басмаларын нәшер итүгә әзерләүне контрольдә тотучы махсус бүлекчә булуы Татарстан дин әһелләрендә зур тәэсир калдырган. Тугыз кеше яңа басмаларда хаталар китмәвен тикшереп тора. Дини эчтәлектәге теләсә кайсы китап Идарә каршындагы 3 баскычлы контроль системасын уза. Әгәр китапта Ислам кануннарына һәм әхлагына карата шикле әйберләр булса, ул нәшер итүгә җибәрелми. Кызганычка каршы, Татарстанда моңа охшаш система бөтенләй юк, диде Вәлиулла хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз