news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лисичанскида пилотсыз очкыч су ташу машинасына һөҗүм иткән

Украина Кораллы көчләре Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә су ташу машинасына һөҗүм иткән, ике кеше яраланган. Бу хакта Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник Телеграм-каналында хәбәр итте.

«33 һәм 44 яшьлек ир-атлар төрле тән җәрәхәтләре алды»,-дип ачыклык кертте төбәк җитәкчесе.

Моннан тыш, Пасечник сүзләренчә, Белокуракино муниципаль округында пилотсыз очкыч «ГАЗель» йөк автомобиленә һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, йөк машинасының йөртүчесе, Ростов-Дон кешесе алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Сватово округында күп фатирлы йортка һөҗүм нәтиҗәсендә 66 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, ә Новопсковск округында пилотсыз очкыч юлда җиңел автомобильгә һөҗүм иткән, аның 42 яшьлек йөртүчесе яраланган.

«Барлык зыян күрүчеләргә вакытында медицина ярдәме күрсәтелде, алар табиблар күзәтүендә. Бер тәүлек эчендә пилотсыз очкычлар республиканың 16 муниципалитетына һөҗүм итте. Гражданлык, коммуналь һәм коммерция инфраструктурасы зыян күрде», - дип өстәде Луганск Халык Республикасы башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot