news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лисичанск һәм Рубежноеда 600 төп агач һәм куак утырттылар

Лисичанск һәм Рубежноеда 600 төп агач һәм куак утырттылар
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә 600гә якын агач һәм куак утырттылар. Утырту материалын Казан дәүләт аграр университеты белгечләре әзерләп китерде.

Агач-куаклар Рубежноеның 2нче мәктәбе һәм Лисичанскиның 4нче мәктәбе территорияләрендә, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларга куелган мемориаллар янында утыртылды. Бу эштә педагогик коллективлар һәм өлкән сыйныф укучылары, шәһәр коммуналь хезмәтләре вәкилләре катнашты. Аларга Рубежное шәһәре башлыгы Евгений Шаталин һәм «Бердәм Россия» партиясенең Лисичанск җирле бүлекчәсе секретаре Андрей Семченко да кушылды.

Эшләрне оештыруда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков башлап йөрде. Проектка шулай ук Казан дәүләт аграр университетының профессор Харис Мусин җитәкчелегендәге урман хуҗалыгы һәм экология факультеты белгечләре, Татарстан эшмәкәрләре һәм республиканың «Яшь Гвардия» вәкилләре дә җәлеп ителде.

Проектны әзерләү язын ике шәһәрдә дә яшел үсентеләрне тикшерүдән башланды. Белгечләр паркларны, скверларны һәм социаль учреждениеләрнең территорияләрен карап чыкты, аларның картасын төзеде һәм чаралар планын әзерләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot