news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Липужина: “Муниципалитетлар өчен кадрлар мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк”

ТР Дәүләт Советында парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе В.Липужина һәм аның урынбасары Х.Миргалимов катнашында матбугат очрашуы булды

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина һәм аның урынбасары Хафиз Миргалимов катнашында матбугат очрашуы булды. Сүз нигездә җирле үзидарә эшчәнлеген законнар ярдәмендә җайга салуның көнүзәк мәсьәләләре турында барды.
В.Липужина очрашу башында ук белдергәнчә, бүген күтәрелгән мәсьәлә муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар якынлашу белән, актуальләшә бара. “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 нче федераль закон ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән. Аңа ел саен үзгәрешләр кертелеп тора. Муниципаль берәмлекләргә дәүләт вәкаләтләре гел күчеп тора яки кире процесс бара. Әлеге законның кимчелеге шунда: ул баштан ук җирлекләрне материаль-техник чаралар белән тәэмин итүне күз алдында тотмаган”, - дип билгеләп үтте комитет башлыгы. Ул шулай ук дәүләт вәкаләтләре бирелгәндә алар белән бергә акча да бирелүен, ә урыннардагы җирле мәсьәләләрне хәл итүнең авырлык тудыруын әйтте.
“Бездә җирлекләр саны күпчелекне тәшкил итә. Муниципаль реформа башлангач та, без моңа кадәр булган идарә системасын саклап калдык. Әмма бүгенге көндә җирлекләрнең һәркайсы мөстәкыйль тормыш алып барырга тиеш”, - дип белдерде В.Липужина, шул ук вакытта күпчелегенең бары тик хезмәт хакы түләргә генә мөмкинлеге булуын ассызыклап. Шунлыктан хәзерге вакытта җирлекләрне эреләндерү проблемасы көн үзәгендә тора. “Әмма бу халыкның теләгеннән чыгып эшләнергә тиеш. Без теге яки бу җирлектә яшәүчеләрнең эреләндерүгә каршы булуы белән дә очрашабыз”, - диде комитет рәисе.
Валентина Липужина шулай ук муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләүгә кагылышлы проблемага тукталып, алар арасындагы басу кишәрлекләрен бетерү зарурлыгы булуын билгеләп үтте. “Без бу юнәлештә республиканың Юстиция министрлыгы белән берлектә бик зур күләмдә эш алып бардык. Әмма әле Чүпрәле, Буа һәм Әлмәт районнарында хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Шулай ук Татарстанның Ульяновск, Удмуртия Республикалары белән чиктәш территорияләре проблемалары хәл итүне сорый”, - диде комитет башлыгы.
Хәзерге вакытта республиканың 12 районы буенча, җирләрне теркәү өчен, карта–план эшләнгән. 2012 елга кадәр барлык муниципаль берәмлекләргә дә әлеге документларны эшләтеп бетерергә кирәк булачак.
Валентина Липужина агымдагы елның көзендә узачак муниципаль сайлауларга күчеп: “Иң мөһиме – хакимияткә җирле халыкның проблемаларын аңлый торган кешеләр килсен. Җирлек дәрәҗәсендә конкрет бер депутат булсын”, - дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, муниципаль сайлаулар округлар буенча уза, бары тик халкы 100 меңнән артып киткән Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә катнаш система буенча тавыш бирәчәкләр. “Сайлаулар чоры - бик җаваплы вакыт. Барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле органнарның эшчәнлеге шуннан тора”, - дип аңлатып үтте В.Липужина.
Очрашуда шулай ук муниципаль берәмлекләр өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Комитет башлыгы сүзләренә караганда, моңарчы бу проблема үзәкләштерелгән рәвештә хәл ителеп килгән. Хәзер исә кем ничек булдыра – шулай эшли. “Сайлаулар узу белән, кадрлар буенча анализ ясарга һәм бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк булачак”, - диде В.Липужина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100