news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында полиция хезмәткәрләре 18 кыргый киндер куагын яндырган

Татарстанның Лениногорск районында кыргый киндер чыганагы табылган һәм юк ителгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, составында наркотик булган үсемлекләрне Яңа Чыршылы бистәсендә ташландык участокта тапканнар. 145-165 сантиметр биеклектәге барлыгы 18 куак табылган.

Аларның барысын да яндырганнар.

Элегрәк Татарстанның Чирмешән районында да кыргый киндернең 14 чыганагы юк ителүе турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot