news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында кыргый киндер үскән урыннар ачыкланган

Лениногорск районында кыргый киндер үскән урыннар ачыкланган
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстанның Лениногорск районында кыргый киндер үскән урыннар ачыкланган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, составында наркотик булган үсемлек «Мәк‑2026» профилактик операциясе вакытында табылган. Территорияләрне һәм торак корылмалар янындагы бушлыкларны тикшергәндә полиция хезмәткәрләре 70-172 сантиметр биеклектәге 15 куак тапкан.

Хәзерге вакытта хокук саклаучылар әлеге үсемлекләр табылган участокның хуҗасын ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot