news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Лениногорскида үсмерләр белән очрашты

Лениногорскиның 8нче мәктәбендә «Тере тарихлар кичәсе» –отставкадагы подполковник, әфган сугышы ветераны Владимир Золотухинның үсмерләр белән очрашуы узды.

Чараны «Исток-Башлангыч» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Анастасия Туктарова оештырды. Ул Владимир Ивановичны чакырган һәм әфган сугышы ветераны үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга бик теләп риза булган.

Хәрби мәктәп укучыларына Әфганстанда хезмәт итүе, солдатларның көндәлек тормышы турында сөйләде, һәр гамәлнең яшәү белән үлем мәсьәләсенә әверелергә, ә үзара ярдәмләшү һәм иптәшеңнең җилкәсе чын терәк булырга мөмкин икәнен искәртте.

Ул физик күнекмәләр, чыдамлык һәм дисциплинадан башка хәрби операция кыенлыкларын җиңү мөмкин түгеллеген билгеләп үтте. Үсмерләр әңгәмәгә актив кушылды, сораулар бирде һәм аларга җентекле җаваплар алды.

«Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды. Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Аның максаты – ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшыру, балигъ булмаганнар арасында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү һәм үз илең өчен горурлык хисләре уяту», – дип искәртте Анастасия Туктарова.

Фотоларны Анастасия Туктарова тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot