Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида XIII «Гыйлем нуры» бәйгесе узачак
29 апрельдә Лениногорск шәһәре Мәдәният йортында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган XIII «Гыйлем нур» бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның төп максаты - Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, шулай ук халык арасында дини белемнәрне тирәнтен өйрәнүгә карата кызыксынуны арттыру. Конкурс Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөселманнар арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә һәм татар телен, татар-мөселман традицияләрен саклауда һәм татар халкы тарихын өйрәнүдә мөһим адым булып тора.
Бәйгедә катнашу өчен мәчет каршындагы курсларда укучылардан (мөселман кызлары) тупланган командалар чакырыла. Һәр командада өч катнашучы булырга тиеш, яшьләре чикләнмәгән. Конкурста катнашу өчен 25 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша гариза тапшырырга кирәк: Leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru.
Бәйгенең сораулары Әхмәдһади Максудиның татар телендәге «Гыйбадәте исламия» китабына нигезләнгән. Конкурс өч турдан тора, ә җавапларны компетентлы жюри бәяли.
Җиңүче команданы призлар һәм грамоталар көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз