news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В.Легай: ”Казан вертолет заводы киләсе елда “Ансат”лар сата башлаячак”

“Актай” исә яшәячәк, дөрес, кайбер проблемалар бар, дип белдерде заводның конструкторлык бюросы баш конструкторы Алексей Гарипов

(Казан, 24 август, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). “Казан вертолет заводы” ААҖ быел продукция сату буенча, былтыргыдан 12,6 процентка арттырып, 25 млрд. сум файда алырга өмет итә. Ә саф табыш, 2010 елдагы кебек, 3 млрд. сум тирәсе булыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, былтыргыдан ким түгел, диде җәмгыятьнең генераль директоры Вадим Лигай (былтыргы саф табыш - 3,9 млрд. сум).

Табыш алуда үсешне ул катлаулырак модификацияле вертолетлар, мәсәлән, “Ансат”лар сату һәм яңа техника җитештерү хисабына булыр дип саный, завод тагын Ми-38 вертолетын иҗат итүдә катнаша һәм серияләп җитештерүне күздә тота. Хәзерге вакытта Ми-8/Ми-17ләр, нигездә, экспортка җибәрелә, гомумән, 100ләп илгә чыгарган продукциясе12 мең берәмлектән артык. Җитештерү күләмен киләсе елга быелгыдан 10 процент чамасы арттыру ниятләнә, ләкин элеккеге еллардагыдай кискен ыргылыш булмаячак, дип фаразлый генераль директор. Чөнки предприятие ел да зур адым ясай алмый, ник дигәндә, техник җиһазлауга, модернизацияләүгә, җитештерүчәнлекне арттыруга вакыт кирәк. Шул рәвешле, вертолет техникасын эшкәртүдән, серияләп чыгарудан башлап, акционерлык җәмгыяте вертолетларны сатып җибәргәннән соң да җаваплылыгын үз өстеннән төшерми: хезмәт күрсәтүче персоналны укыта-өйрәтә һәм техниканы үзе үк ремонтлый.

“Завод киләсе елда “Ансат” вертолетларын сата башлаячак, хәзерге вакытта аның идарәсен механик системалы итеп конструкцияләп бетерү эшләре бара һәм моның белән конструкторлык бюросы шөгыльләнә, сертификацияләү дә алдагы 2012 елга планлаштырылган. Сертификация үтү белән, продукцияне сата башлаячакбыз, дип сөйли В.Лигай. Җитештерү сыйфаты системасы исә “ISO 9001” стандартларына туры килергә тиеш, бу инде эшләп чыгарыла һәм ремонтлана торган техниканы тиешле контрольда тотуны гарантияләү дигән сүз. “Ансат” белән “Актай” винт канатлы очкычның “язмышы” белән кызыксынган “Татар-информ” хәбәрчесенә җавабында Конструкторлык бюросының баш конструкторы Алексей Гарипов, “Ансат” инде сериядә, ягъни заказлар алдык, “Актай” исә яшәячәк, дөрес, кайбер проблемалар бар, ләкин ул хәл итмәслек түгел, диде.

Аерым алганда, “Ансат”ның йөк яки пассажир ташу, эзләү-коткару, медицина мәнфәгатьләренә, VIP-персоналар өчен чыгарылганнары бар, “Актай” җиңел очкыч санала (1 пилот һәм 2-3 пассажир сыешлы) һәм ул коммерцияле авиахезмәтләр күрсәтүдә, авыл хуҗалыгы, санитария максатларында, спортта кулланылачак.

Әлеге сөйләшү бүген заводка оештырылган пресс-рейд барышында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot