Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында махсус операция геройларының туганнарына Батырлык ордены тапшырылды

Лаешта махсус операция зонасында һәлак булган өч хәрби хезмәткәрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Рядовой Сергей Ведянин, ефрейтор Владимир Павлов һәм рядовой Сергей Павловның туганнарына Батырлык орденнары тапшырылды.
Тантана район Советы залында район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин катнашында узды.

«Без сезнең ирләрегез, әтиләрегез һәм улларыгызны беркайчан да онытмаячакбыз. Алар югары батырлык үрнәге күрсәтте һәм үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәде. Якташларыбызның батырлыгы район тарихында мәңгегә калачак, ә аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм итеп торачакбыз», – дип мөрәҗәгать итте Илдус Зарипов хәрбиләрнең туганнарына.
Катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Татарстанның Лаеш районы матбугат хезмәте фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз