Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаешта махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстанда беренче һәйкәл ачылачак
Татарстанның Лаеш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал төзү эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көн геройларына республикадагы беренче һәйкәл ачу тантанасы 7 майда 15:00 сәгатьтә шәһәрнең Җиңү паркында узачак.
Монумент солдат барельефыннан торган гранит дивардан гыйбарәт. Янәшәсендә һәлак булган якташларның исемнәре язылган хәтер дивары урнашкан. Һәйкәлнең эскизы махсус хәрби операция ветераннары катнашында, шулай ук җәмәгатьчелек белән фикер алышу барышында әзерләнгән.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповның сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашуында шундый мемориал булдыру идеясе тәкъдим ителә. 2026 елның февралендә авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар һәм җәмәгатьчелек катнашындагы эшлекле киңәшмәдә макетлар раслана.
Ул вакытта район башлыгы Ватанны саклаучыларның истәлеген саклауның мөһимлеген искәртә.
Җиңү паркында әзерлек эшләре башкарылган: территория чистартылган, композиция урнаштырылган. Паркта озак еллар торган артиллерия орудиеләре өчен яңа урын әзерләнгән.
Монументны ачу 9 Майга багышланган һәм 2026 елда Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз