news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургның «Мирас» мәдәни үзәгендә татар теле курслары башлана

Санкт-Петербург шәһәренең «Мирас» мәдәни үзәгендә татар теле курслары һәм вокал дәресләре башлана. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 октябрьдә шулай ук төп состав өчен бию дәресләре старт ала, ә чәршәмбе көннәрендә беренче тапкыр килүчеләр өчен дәресләр уза.

Дәресләр 18-35 яшьлек егет-кызлар өчен бушлай оештырыла. Татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр төркемендә (сөйләм дәрәҗәсе) яшь буенча чикләүләр юк.

Оештыручылар бер елга төзелгән расписание белән танышырга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot