news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда 112 заправкада ягулыкны ирекле сату оештырылган

Бүген Кырым Республикасында 112 автозаправка станциясендә мотор ягулыгын ирекле сатуны оештырдылар. Бу хакта Кырым Республикасы ягулык һәм энергетика министры Владимир Воронкин МАКС мессенджерындагы каналында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, ягулыкны ирекле сату оештырылган автозаправкалар реестры «Кырым Республикасы Ягулык һәм энергетика министрлыгы сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган».

Үз чиратында, федераль әһәмияткә ия Севастополь шәһәрендә бүген ягулыкны тугыз заправкада ирекле саталар. Шәһәрдә аны шулай ук QR-кодлар буенча да җибәрәләр, дип искәртә «Интерфакс».

22 майдан – Севастопольдә, 29 майдан Кырымда логистикада кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле ягулык сатуга чикләүләр кертелде. 21 июньнән ярымутрауның автозаправка станцияләре физик һәм юридик затларга ягулык сатудан туктады.

РФ Энергетика министрлыгы ягулык сату белән бәйле кыенлыкларны ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренә Украина һөҗүмнәре саны арту белән аңлатты.

Соңрак, 26 июньдә, Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә төбәк характерындагы гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

28 июньдә ягулык базары мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин зур нефть эшкәртү заводлары куәтләренең максималь файдаланылуы, уртача һәм кечкенә заводларның потенциалы җәлеп ителүе, агымдагы ремонт сроклары кыскартылуын, ә планлаштырылган ремонт эшләренең кичектерелүе турында хәбәр итте.

РФ Хөкүмәте 2 июльдә 2026 ел ахырына кадәр Евразия икътисади берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килми торган «Евро-3» класслы бензин эшләп чыгарырга рөхсәт итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot