news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремльдә Путин «КазанФорум»да катнашачакмы-юкмы икәнен әйттеләр

Кремльдә Путин «КазанФорум»да катнашачакмы-юкмы икәнен әйттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум»ХVII халыкара икътисади форумында катнашмаячак. Бу хакта РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Казан форумына килгәндә, Президент графигында ул юк», - диде Песков.

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» икътисади форумы 12 майдан 17 майга кадәр дәвам итә. Быел форумда 103 ил катнашырга теләк белдергән.

Искәртеп үтәбез, Казан июнь аенда шулай ук Россия – АСЕАН саммитын кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot