news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар краенда 4,8 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән

Краснодар краенда 4,8 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Бердәм сейсмологик үзәкләр системасында.

Җир асты селкенүләре Мәскәү вакыты белән 02:21 сәгатьтә булган. Җир тетрәү үзәге Новороссийскидан төньяк‑көнбатышка таба 35 чакрым ераклыкта, чыганагы 10 чакрым тирәнлектә урнашкан.

Новороссийск башлыгы Андрей Кравченко белдергәнчә, шәһәр инфраструктурасына зыян килмәгән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Анапа мэриясендә искәртүләренчә, Анапа сейсмик станциясе мәгълүматлары буенча, җир тетрәү шәһәрдән 33 чакрым ераклыкта 10 чакрым тирәнлектә булган, җир тетрәү үзәге тирәсендә магнитуда 4,7 балл тәшкил иткән. Инфраструктурага зыян килмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot