news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Китап поезды»нда татар теле яңгырый торган вагон барлыкка килергә мөмкин

«Китап поезды»нда татар теле яңгырый торган вагон барлыкка килергә мөмкин
Денис Котов
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Китап поезды» проекты кысаларында Татарстанның үз тематик вагоны барлыкка килергә мөмкин, анда рус теле генә түгел, республиканың башка халыклары телләре дә яңгыраячак. «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте президенты Денис Котов ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Без Ләйлә Ринатовна (Фазлыева, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Т-и иск.) белән бу хакта элегрәк тә фикер алышкан идек, һәм мин киләсе елда яки бер елдан соң рус телендә генә түгел, Россия халыклары телләрендә дә сөйләшә торган татар китап вагоны барлыкка килер дип өметләнәм», – дип белдерде Котов. Аның сүзләренчә, бу киләчәктә илнең барлык төбәкләрен колачлаячак проектны киңәйтү стратегиясенең бер өлеше булыр дип көтелә.

Оештыручылар планы буенча, физик тимер юл вагоннарыннан тыш, һәр төбәк үз язучыларын һәм әдәби традицияләрен тәкъдим итә алсын өчен, мультимедиалы китап вагоннары да булдырылачак.

«Без элеккеге кебек өч-дүрт вагонда түгел, ә биш-ун яки хәтта унбиш вагонда барачакбыз», – дип өстәде Котов.

Киләсе «Китап поезды» 2027 елның октябрендә юлга кузгалыр дип көтелә. Бу вакытка оештыручылар катнашучылар санын арттырырга һәм проектның географиясен киңәйтергә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot