news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда, күмер шахтасында газ шартлап, 90 кеше һәлак булган

Кытайда күмер шахтасында газ шартлау нәтиҗәсендә 90 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Кытай үзәк телевидениесенә сылтама белән.

Газ кичә кич шартлаган. Бу вакытта шахтада 247 кеше эшләгән. Баштарак 82 кешенең һәлак булуы һәм 9ы хәбәрсез югалуы турында хәбәр ителгән иде, әмма соңыннан үлүчеләр саны 90га җитте.

Хәзерге вакытта шахтада эзләү-коткару эшләре дәвам итә, шулай ук шартлауның сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot