news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Киршин: «Бүген тудырылган шартлар һәр хезмәткәрнең эшендә уңай чагылыш табачак»

ТР Прокуроры Кафил Әмиров белән Казан мэры Илсур Метшин прокуратура карамагындагы тикшерүчеләрнең эш урыннарындагы шартларны карап йөрде

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова).  Бүген, капиталь ремонттан соң, ТР Прокуроры Кафил Әмиров һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Мәүлетов ур., 19 адресы буенча урнашкан РФ прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Үзәк районара тикшерү бүлеге бинасын барып тикшереп йөрде. Алар һәрбер тикшерүче һәм җитәкче даирәләр бүлмәләренә кереп, эш шартлары белән танышты, республиканың Баш прокуроры исә тикшерүчеләрнең ничек эшләүләренә кыскача бәяләмә бирә барды. Шулай ук мәгълүмати стендлардан башлап, канцелярия, тотып китерелгәннәрне урнаштыру, кешеләрне тану (опознание) һәм шаһит әйберләрне (вещдок) карау камералары, җинаять эшләре өчен архив бүлмәсе, киңәшмәләр залы – берсе дә күз уңыннан читтә калмады. Хезмәткәрләр өчен анда хәтта тренажерлары һәм өстәл теннисы җиһазлары, душ бүлмәсе булган спорт залы да бар.

«Татарстан РеспубликасыТикшерү комитетының югары исеменә һәм Казан шәһәренең югары исеменә лаек шартлар булдырылган биредә. Яңа подразделение бу: федераль законга ярашлы рәвештә, тикшерү икегә – Татарстан прокуратурасына һәм Тикшерү комитетына бүленде. Шуңа күрә, яңа шартлар булдыру таләбе булды, Тикшерү комитетының әлеге Үзәк районара тикшерү бүлеге ярты миллионнан артык казанлыга – Идел буе, Вахитов, Совет районнарына хезмәт күрсәтергә тиеш», - дип, И.Метшин хокук саклау органнары белән үзара йөрешер һәм кешеләргә транспорт белән килү өчен бинаның уңай урында урнашуына игътибарны юнәлтте һәм төзүчеләрнең эш нәтиҗәләреннән канәгать булуын, ремонтта кулланылган материаллар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен белдерде.

РФ прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Киршин: «Без мондый шартлар булдыруга бик рәхмәтле, безнең өчен зур бәхет бу. Нибары бер ай ярым вакыт эчендә шундый итеп төзекләндерүләренә ышануы да кыен, чөнки бинаның баштагы хәле, хәзергесе белән чагыштырганда, җир белән күк кебек, төзүчеләргә рәхмәт. Бүген тудырылган шартлар һәр хезмәткәрнең эшендә уңай чагылыш табачак», - дип вәгъдәләде.
 
Торак йортның беренче катында урнашкан җәмгысе 691,1 кв.м мәйдандагы әлеге бинага октябрь-ноябрь айларында капиталь ремонт ясалган һәм шуңа 14 млн. сум чамасы акча сарыф ителгән. Казан шәһәре мэриясе аны Тикшерү комитеты карамагына кулланышка бушлай тапшырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100