news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Родина» кинотеатрында «Хәтер дивары» ачыла

Казанның «Родина» кинотеатрында «Хәтер дивары» ачыла
Фото: «Алмаз Синема Родина» кинотеатры матбугат хезмәте

9 майда Казанның «Алмаз Синема Родина» кинотеатры фойесында Җиңү көненә багышланган «Хәтер дивары» акциясе ачыла. Шәһәр халкы үз туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының фотоларын урнаштыра алачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, сурәтләр 8 майга кадәр кабул ителәчәк. Аларны MAX мессенджеры аша яки түбәндәге электрон почтага җибәрергә мөмкин: mark@vsevkinozal.ru. Барлык фотосурәтләр махсус стендка урнаштырылачак.

Акция җиңүчеләр буыны истәлеген саклау һәм гаилә тарихлары аша халыкны берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу - илебезне саклаган кешегә «рәхмәт» әйтүнең уртак ысулы. Ә балалар һәм оныклар өчен бу - үз гаиләңнең тарихы белән танышу, зур бәйрәм стендында геройның фотосын күрү һәм әлеге көнне истә калдыру мөмкинлеге.

Моннан тыш, акциягә килүчеләргә сугыш елларында кинотеатрларның роле турында да сөйләячәкләр. Аерым алганда, кунаклар Казанның «Родина» кинотеатрында кешеләр ничек яшәвен, Ижевскиның «Колосс» кинотеатрында элеккеге чиркәү бинасында фильмнар күрсәтүләрен, шулай ук камалыштагы Тулада һәм Самарада киноның әһәмияте турында беләчәк.

Оештыручылар чарага бөтен гаилә белән килергә һәм уртак «Хәтер дивары»н булдыруда катнашырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot