Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсендә «Россиянең зур гаиләсе» милли мәдәниятләр слеты узды
Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә яшьләр арасында «Россиянең зур гаиләсе» милли мәдәниятләр слеты узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрнең «Строитель» клубы залына гореф-гадәтләр белән уртаклашу һәм бер-берсенә күңел җылысы бүләк итү өчен төрле милләт вәкилләре җыелды. Чарада шулай ук каланың дини оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шәһәр хакимияте һәм Ветераннар советы вәкилләре катнашты. Юрга шәһәре имамы Джуманазар хәзрәт Умаров чараның мактаулы кунагы булды.
Слетта студентлар Россия территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте турында сөйләште. Юрга технология институты (Томск политехника университеты филиалы), Г.А.Павлючков исемендәге Юрга технология көллияте, Юрга машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре техникумы, Юрга агротехнологияләр һәм сервис техникумы студентлары һәм укытучылары тамашачыларга концерт номерлары бүләк итте.
Чара ихлас аралашу урынына әверелде, анда һәркем үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп тойды, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз