news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровоның «Мөнирә» мәчете каршындагы җәйге лагерьда чираттагы смена тәмамланды

Кемеровоның «Мөнирә» мәчете каршындагы җәйге лагерьда чираттагы смена тәмамланды
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Кемерово шәһәренең «Мөнирә» мәчете каршындагы җәйге лагерьда чираттагы смена тәмамланды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә ислам нигезләре, Коръән уку дәресләре, төрле спорт уеннары, викториналар һәм башка чаралар уздырылды. «Солнечный кот» үзәгенә экскурсия сменаның иң истә кала торган вакыйгаларыннан берсе булды. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч уен - Кузбасс буйлап сәяхәт уздырды. Яшь тикшеренүчеләр 6 тематик локациядә булды, анда төбәкнең иң борынгы шәһәрләре турында белделәр, кубиклардан Кузнецк крепосте манарасын җыйдылар, шулай ук тематик табышмакларны чишеп, Таулы Шориянең уникаль табигате һәм «Кузнецкий Алатау» тыюлыгындагы үсемлекләр белән таныштылар.

Лагерьда иминлеккә аерым игътибар бирелде. Шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар янында кунакта булды. Инспекторлар җаваплылык дәресе үткәрде, юл аша чыгу кагыйдәләре, юл билгеләре һәм светофор сигналлары турында үтемле итеп сөйләделәр.

Кинотеатрга бару лагерьның йомгаклау аккорды булды, ул балаларда бергәләп ял итүдән көчле хис-тойгылар калдырды.

Алда — яңа уку елы, әмма мәчет ишекләре белемгә омтылучылар өчен һәрвакыт ачык.

news_right_1
news_right_2
news_bot