Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең Татар Согыты авылы мәчетендә балалар өчен җәйге курслар тәмамланды
Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылы мәчете каршында балалар өчен оештырылган җәйге курслар тәмамланды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Берничә атна дәвамында балалар ислам белемнәренең серле дөньясына чумды. Лагерь мөгаллимнәре шулай ук яшь мөселманнарга түбәтәй, калфак чигәргә өйрәнергә, ә иң мөһиме — татар гореф-гадәтләре турында белергә һәм татар милли ризыклары әзерләргә булышты. Һәр очрашуда балалар милли киемнең (чигүле җиңнәр, ак түбәтәйләр, бизәкле яулыклар) нинди мәгънәгә ия булуын белде – барысы да бәйрәмчә киенделәр.
Курсларда балалар Коръән укырга өйрәнде, намаз уку тәртибен аңлады һәм ислам диненең яхшы гамәлләрен күңелләренә салды.
Лагерьның төп оештыручысы Илмира Вәлиева һәм лагерь җитәкчесе Рәфыйк хәзрәт Кадыйров балалар җәйге шатлыклы көннәрне озакка истә калдырсын өчен барысын да эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз