news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьгә кадәр Россиянең һәр мәктәбендә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзеләчәк

1 сентябрьгә кадәр Россиянең һәр мәктәбендә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзеләчәк
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

1 сентябрьгә кадәр Россиянең һәр мәктәбендә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзеләчәк. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов бүген Чаллыда узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең беренче август киңәшмәсендә катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә шул хакта хәбәр итте.

«Һәр мәктәптә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзелергә тиеш. Ул әле булмаган урыннарда аны 1 сентябрьгә кадәр оештыру зарур. Комиссия эшчәнлеге һәр төбәктә кабул ителә торган норматив-хокукый актлар белән җайга салына», – дип белдерде ул.

Кравцов яңа проектларның мәктәпкәчә белем бирү системасында старт алачагын әйтте. Шул рәвешле, Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында 1 сентябрьдән Россия балалар бакчаларында «Орлята-дошколята» һәм «Игелекле уеннар» проектларын гамәлгә ашыру башлана. Алар ата-аналарның игътибарын тәрбия мәсьәләсенә күбрәк җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

«Игелекле уеннар» проекты баланы уку эшчәнлегенә акрынлап кертүгә әзерләргә тиеш. Бу - мәктәпләрдә оештырыла торган «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр»нең тиңдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot