Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанда татар сәнгате фестивале башланды
Казахстан Республикасының зур татар диаспорасы урнашкан Семей шәһәрендә «Көзге Иртыш моңнары» XXVI Халыкара татар сәнгате фестивале уза. Фестиваль өч көн (2025 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр) дәвам итә, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Быел оештыручылар Астана, Павлодар, Экибастуз, Шымкент шәһәрләре, Абай өлкәсеннән, шулай ук Кузбасс, Тара, Омск, Новосибирск һәм Казаннан 140тан артык гариза алган. Бәйгедә катнашучылар дөньяның төрле почмакларыннан татар халкы мәдәни традицияләренең киң палитрасын – әдәби, музыка һәм хореография сәнгатен берләштергән үзенчәлекле номерлар тәкъдим итә.
2000 елның көзендә узган «Иртыш моңнары» беренче Халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсына нигез салучы һәм аны оештыручы Габделхак Ахунҗанов була. Ул бу вакытта - Семипалатинскиның Көнчыгыш Казахстан өлкә татар үзәге Советы Президиумы рәисе (1995-2013 еллар), Татар сәнгать мәктәбенә нигез салучы һәм директоры (1992-2019 еллар). Фестивальнең беренче 11 елында гына да анда катнашучылар һәм кунакларның (Казахстан, Россия Федерациясе, БДБ илләре, Кытай, Германия, Франция) гомуми саны 11 500 кешедән артып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз