Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт медицина университетында проректорлар составын кыскарттылар
Казан дәүләт медицина университетында кадрлар үзгәреше булды. Әлеге үзгәрешләр проректорлар составына кагылды. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элек Республика клиник хастаханәсе, Казанның 21нче поликлиникасы директоры, шулай ук Казанның «2 нче пассажир транспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары булган Дамир Имамиев проректор итеп билгеләнде. Яңа вазифасында ул университетның административ-хуҗалык мәсьәләләренә кураторлык итәчәк.
Элек административ-хуҗалык бүлеге буенча проректор вазифасын биләгән Зиннур Гәрәев, шулай ук проректорлар Сергей Осипов һәм Илнур Ямалнеев эшеннән китте. Беренче проректор Ләйсән Мөхәррәмова вазифасын алмаштырды. Казан дәүләт медицина университетында хәбәр итүләренчә, хәзер ул тарих, фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире вазифасында калып, игътибарын академик һәм фәнни эшчәнлеккә юнәлтәчәк.
Айрат Фәррахов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифасына билгеләнгән көнне, кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте. «Минем беренче карарым идарә аппаратын кыскарту турындагы боерык булды. Бу - катлаулы адым, әмма без үзгәрешләрне үзебездән – югары уку йорты җитәкчелегеннән башладык», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз