news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә яңартканнан соң Татарстанның табигый тарих музее ачылды

«Планетаның кара алтыны» һәм «Җир асты байлыклары» залларын яңартканнан соң, 6 февральдә Татарстанның табигый тарих музее кабат ишекләрен ачты. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Яңартылган экспозиция заманча технологияләр, интерактив элементлар кулланып башкарылган һәм ул файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү процессларын тирәнрәк төшенергә, шулай ук аларның икътисад һәм көндәлек тормыш өчен әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә.

Республиканың төп табигый байлыгы – нефтькә багышланган залда музейга килүчеләргә «кара алтын»ның ничек формалашуын күрсәтәләр, аны чыгаруның төрле ысуллары һәм нефть тармагының әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы турында сөйлиләр. Нәни кунаклар өчен интерактив элементлар каралган: алар үзләрен бораулаучы ролендә сынап карый, нефть эшкәртү продукциясе үрнәкләре белән таныша ала.

Казан Кремленең «Татарстанның табигый тарихы музее» бүлеге башлыгы Анастасия Моисеева хәбәр иткәнчә, залларны яңартканда музей командасы мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкәннәр белән эшләүнең күпьеллык тәҗрибәсенә таянган. Бу экспозициянең нинди элементларын эшләп бетерү һәм киңәйтүгә мохтаҗ булуын аңларга мөмкинлек биргән.

Аның сүзләренчә, музейның фәнни концепциясе кысаларында яңа бүлекләр һәм темалар өстәлгән, мультимедиа экспонатлары яңартылган, ә нефть чыгару ысуллары җентекләбрәк тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot