Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә татар намазлыклары күргәзмәсе ачылды
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер бизәкләре» дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозициягә Россиянең төрле төбәкләре һәм Казахстандагы татар гаиләләрендә сакланган 50 намазлык кергән, дип хәбәр итә Музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Вологда, Чиләбе, Самара, Ижевск, Оренбург һәм Казахстан Республикасының Абай өлкәсеннән 30дан артык гаиләнең намазлыклары тәкъдим ителгән.
Намазлыклар XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәрге чорда әзерләнгән. Алар төрле техникада – чигү, туку һәм үрү ысуллары белән – һәм төрле материаллардан, шул исәптән йон, ефәк, камыш һәм мамыктан ясалган.
Татарстан мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин намазлыкларның тарихи һәм дини әһәмиятен билгеләп үтте.
«Бу – безнең тарихыбыз һәм мирасыбыз, аны кадерләп сакларга кирәк, чөнки намазлык зур әһәмияткә ия. Намазда без Аллаһы Тәгалә белән аралашабыз, аңа үз серләребезне сөйлибез, шатлыкларыбыз белән уртаклашабыз, проблемаларыбыз турында сөйлибез. Аллаһы Тәгалә – безнең барлык серләребезне белүче бердәнбер зат», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз