news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кунагы белән юллар һәм медицина хакында сөйләште

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кунагы белән юллар һәм медицина хакында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Intrapharma Директорлар советы рәисе, SAAED for Traffic Systems (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) генераль директоры Ибраһим Юсеф Рамел белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

SAAED for Traffic Systems – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең юл хәрәкәте белән идарә итү һәм юлларда иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча махсуслашкан сервис операторы. Intrapharma – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан фармацевтика һәм медицина төркеме.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Гарәп Әмирлекләрендәге партнерлар белән эшлекле элемтәләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерүен искәртте. Аның сүзләренчә, моның өчен барлык шартлар да бар: Дубайда Татарстанның вәкиллеге эшли, Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәһәрләре арасында даими һава элемтәсе булдырылган.

Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Искәртеп үтәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә гарәп дәүләтләре – Бәһрәйн, Катар, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчеләре делегациясе белән очрашты. Яклар сәүдә-икътисади, инвестицион һәм гуманитар элемтәләрне үстерү турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot