news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә саклану корылмалары түбәсенең бер өлеше зыян күргән

Казан Кремлендә, кар басу нәтиҗәсендә, комплексны уратып алган саклану диварларында агач түбәнең бер өлеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Түбәнең зыян күргән өлешен тиз арада сүткәннәр. Кремльнең периметры буенча калган өлешен тикшереп чыкканнар – зыян күргән урыннар табылмаган.

Шулай ук түбәне җепшек кардан чистартканнар.

«Зыян күргән участокны торгызу мәсьәләсе җәй көне каралачак. Бүгенге көндә алда торган эшләрнең күләмен һәм смета бәясен билгеләү буенча анализ ясала. Әлеге анализ нәтиҗәләре нигезендә түбәнең зыян күргән урыннарын торгызу вакыты билгеле булачак», - дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot