news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 мартта Казан Кремлендә рус ишарәләр теле буенча бушлай дәрес узачак

Якшәмбе, 15 мартта, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында рус ишарәләр теленә һәм аның визуаль сәнгать белән бәйләнешенә багышланган бушлай чара узачак. Бу хакта Казан шәһәренең рәсми порталы хәбәр итә.

«Сәнгатьтә эмоцияләр һәм төс: алар турында рус ишарәләр телендә сөйләшәбез» дип аталган дәрес «Дөньялар арасындагы яктылык» күргәзмәсе киңлегендә узачак. Анда катнашучылар рәссамнар кулланган хис-кичерешләрне һәм төсләрне тасвирларга мөмкинлек бирә торган төп ишарәләр һәм гыйбарәләр белән танышачак.

Чара рус ишарәләр телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләргә дә, чукраклар мәдәнияте белән танышырга теләүчеләргә дә кызыклы булачак.

Дәрес Гавами урыннар бинасындагы күргәзмәләр залында 13:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot