news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Душанбэ» кафесында эчәк таякчыгы табылган

Казанның «Душанбэ» кафесында эчәк таякчыгы табылган
Фото: ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе

Казанның Зорге урамында урнашкан «Душанбэ» кафесы эшчәнлеге 60 тәүлеккә туктатылган. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Вәкаләтле учреждение эшчәнлеген тыю турында карарны Идел буе районы суды чыгарган. Тикшерү күрсәткәнчә, кафе эшендә тупас хилафлыклар (савыт-саба юу һәм дезинфекцияләү режимының тиешле таләпләргә туры килмәве, хезмәткәрләрнең медицина тикшерүе узмавы, юу җиһазларының җитәрлек булмавы һ.б.) ачыкланган.

«Тикшеренү нәтиҗәләре буенча эчәк таякчыгы төркеменә керүче бактерияләр ачыкланган. Ашханәдә маркировкасы һәм тиешле документлары булмаган 12,5 килограмм азык-төлек продукциясе табылган», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot